Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәткә табиблар чакырганнар
Быел Әлмәткә Ижау, Самара, Казан, Башкортстаннан табиблар киләчәк.
(Әлмәт, 4 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел шәһәрдә капиталь ремонт поликлиникаларга да ясала. 3 нче поликлиникада да эшләр бара, дип яза җирле басма.
– Биналарны ремонтлап кына түгел бит әле ул, аларда эшләүчеләр, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүләр дә кирәк, – диде район башлыгы Айрат Хәйрулли.
Аның әйтүенчә, табибларга кытлык проблемасы игътибар үзәгендә. Быел Әлмәткә Ижау, Самара, Казан, Башкортстаннан табиблар киләчәк. Хәзер аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз