news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәткә тәҗрибәле хөкемдарлар җыелган

Биредә алар Әлмәтнең истәлекле урыннарын карап, социаль объектлары белән танышты.

(Әлмәт, 19 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан Республикасының суд системасы ветераннары нефтьчеләр каласы буенча сәяхәт кылды. Биредә алар Әлмәтнең истәлекле урыннарын карап, социаль объектлары белән танышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Экскурсия башланыр алдыннан кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Әлмәт шәһәре суды рәисе Тәлгать Гаделшин һәм Әлмәт муниципаль районының ветераннар советы рәисе Василий Самойлов мөрәҗәгать итте. Тәлгать Гаделшин мәртәбәле кунакларга Әлмәт шәһәр судының ветераннар һәм пенсионерлар белән уртак эшчәнлеге турында сөйләп үтте.

Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән экскурсия программасы кызыклы һәм эчтәлекле булды. Иң элек алар «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы белән танышты. Шуннан соң кунаклар «Сәламәтлек» паркында кунак булды. Биредә алар өчен «Скандинав йөреше» массакүләм флешмобы да оештырылган иде.

Моннан тыш кунаклар Г.Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясын, мәйданны һәм ат-спорт мәктәбен дә күрү бәхетенә иреште.

Очрашу чәй табыны артында тәмамланды. Ахырдан барлык кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot