news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәткә эшчеләр кирәк

Мәшгульлек үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе булды

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәт мәшгульлек үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе булып узды. Анда шәһәрнең өч предприятиесеннән кадрлар бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Ярминкәгә килүчеләргә баш энергетик, ташчы, бетончы, электрик, С,Д, Е категорияле шоферлар, эретеп ябыштыручылар, слесарьлар, токарь, кран һәм бульдозер машинисты, бораулаучы, мастер, ПТО начальнигы һәм башка белгечлекләр буенча эш тәкъдим иттеләр, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot