Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәткә “Дакар” супер марафонында җиңгән “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары килде
Быел команда ралли-марафонда 27 тапкыр катнашты, алар алтын һәм бронза медаль алып кайттылар.
(Әлмәт, 14 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәткә “Дакар” супер марафонында җиңгән “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары килде, дип яза җирле басма.
Яшьләр белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Кадрлар резервы” республика проекты җитәкчесе Андрей Петухов та катнашты. Башта кунаклар игътибарына район тормышы чагылдырылган фильм тәкъдим ителде. Шушында ук “Нефтьче” Мәдәният сараеның тамаша залында утыручылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, анда аларның чыгышы белән дә таныша алды. Билгеле булганча, команда әлеге супермарафонда күптапкырлар призлы урыннар яулады, 15 тапкыр җиңүче булды. Быел команда ралли-марафонда 27 тапкыр катнашты, алар алтын һәм бронза медаль алып кайттылар.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, машина “Татнефть” ягулыгын сала. Команда җитәкчесе Владимир Чагин, пилотлар Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев бу аларның уртак җиңүе булуын искәрттеләр. Яшьләр форсаттан файдаланып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз