news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәткә бер төркем велосипедчы килде

Әлмәткә 16 кеше килде. Алар барлыгы 1120 км узачак.

(Әлмәт, 9 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәткә бер төркем велосипедчы килде. Татарстан шәһәрләре буенча мондый веломарафон тугызынчы тапкыр уздырыла, дип яза җирле басма.

Быел ул олимпия хәрәкәте эгидасы астында үткәрелә. Веломарафонда катнашучылар Казаннан старт алган. Әлмәткә 16 кеше килде. Алар барлыгы 1120 км узачак. Һава торышының көйсезлегенә дә карамастан, алар юлны дәвам итәчәк. Финиш 15 июльдә Казанда була. Веломарафонда әлмәтлеләр дә катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot