Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт үзәк паркында тәмле бәйрәм узды
Әлеге уңайдан парк килгән кунакларга һәм балаларга моңарчы күрелмәгән тәмле шоу тәкъдим итте.
(Әлмәт, 4 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ел да апрельнең соңгы көннәре май башында Әлмәт үзәк парк үзенең сезонын ача. Быел исә ул тагын да үзенчәлекле узды, чөнки юбилейлы 60 нчы сезон ачылды. дип яза җирле басма.
Әлеге уңайдан парк килгән кунакларга һәм балаларга моңарчы күрелмәгән тәмле шоу тәкъдим итте. Иң элек парк кунакларын әкияти персонажлар баллы ризыклар белән каршылады. Шулай ук төрле мастер-класслар узды, интерактив мәйданчыклар эшләде. Теләге булганнар рәхәтләнеп скрапбукингка өйрәнде. Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган уеннарны да күпләр үз итте. Ходулистлар чыгышы исә тирә-юньгә ямь өстәде.
Сәхнәдә кызыклы чыгышлар бер-берсен алыштырып торды. Инде өч ел рәттән парк «Таланты Нефтеграда» дигән фестиваль дә игълан итә. Аның кысаларында Әлмәтнең иң сәләтле коллективлары ел әйләнәсе диярлек чыгыш ясый. Быел да әлеге проект дәвам иттерелеп, бу сезонның беренче йолдызчыкларын күрергә өлгердек. Күп җиңүләр яулаган «Ялкын» ансамбленең чыгышларын халык алкышларга күмде. «Мгновение души» уен кораллары ансамбле дә искитмәле концерт программасы бирде. Кич белән исә балалар чыгышын танылган җырчылар концерты алыштырды. Тәүге тапкыр татар эстрадасының популяр җырчысы Гүзәлия һәм үзебезнең Әлмәт егете Хәким бергәләп чыгыш ясады.
Парк ачылышы якты төсләргә дә, күңелле һәм дәртле җыр-биюләргә дә бай булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз