Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт Үзәк мәчетендә беренче район башлыгын искә алдылар
Илдус Гәрәев күп еллар дәвамында иң яхшы чыгарылыш укучысына 15 мең сум күләмендә бүләк ясап килгән.
(Әлмәт, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Үзәк мәчетендә беренче район башлыгы булган Илдус Гәрәевне искә алу кичәсе оештырылды. Аңа быел 80 яшь тулган булыр иде. Бу турыда җирле басма яза.
Мөхтәсибәтнең мондый чараны беренче тапкыр гына оештыруы түгел. Узган ел «Татнефть» компаниясенең элеккеге генераль директоры, районның мактаулы гражданины Ринат Галиевне әнә шулай искә алган идек. Быел Илдус Вәлиевичны якыннан белүчеләр шушындый ук чарага килде.
Искә алу кичәсе Корьән уку белән башланды. Экраннардан Илдус Гәрәевнең эшчәнлеген чагылдырган фотослайдлар күрсәтелде. Татар-төрек лицее, табигать һәм математика фәннәре гимназиясе, муниципаль институт һәм башка уку йортлары ул район белән идарә иткән чорларда ачыла.
Туган авылы Ирекледә ул булдырган күркәм традиция бүген дә дәвам итә икән әле. Илдус Гәрәев күп еллар дәвамында иң яхшы чыгарылыш укучысына 15 мең сум күләмендә бүләк ясап килгән. Бүген аның үрнәгенә башкалар кушылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз