news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт юлындагы һәлакәттә 4 кешенең гомере өзелгән

Фаҗиганең сәбәпләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм машина йөртүченең юлдагы бозлавыкка игътибар итмәве

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бүген иртәнге якта Рус Акташы - Азнакай юлының 32 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.  

Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Лада Приора" автомобилен йөртүче, башлангыч мәгълүмат буенча, тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм "Renault Duster" автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә "Приора" автомобиле хуҗасы һәм аның ике пассажиры, шулай ук "Renault Duster" автомобиленең 16 яшьлек пассажиры фаҗига булган урында үлгән.  "Renault Duster" автомобилен йөртүче һәм тагын бер пассажиры төрле дәрәҗә җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Фаҗиганең сәбәпләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм машина йөртүченең юлдагы бозлавыкка игътибар итмәве.  

news_right_1
news_right_2
news_bot