Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт юлында куркыныч тудыручы машинаны куып тоттылар - видео
Әлмәт районы буенча мировой суд исерек шоферга административ арест салып, аны 10 тәүлеккә япты.
(Әлмәт, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шофер артыннан куып, аны тоткарлады, дип яза җирле басма.
Ул юлда куркыныч тудырып, берничә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Машинаны туктатканнан соң, шоферның аек хәлдә булмавы ачыклана. 18 яшьлек, беркайда да эшләмәүче әлмәтленең машина йөртү таныклыгы да булмый. Аның янәшәсендә 17 яшьлек үсмер дә була. Үсмер әнисе белмәгәндә генә аның «Киа Спортейдж» автомобиле ачкычын ала һәм алар икесе машинада җилдереп кайтырга булалар. Әлмәт районы буенча мировой суд исерек шоферга административ арест салып, аны 10 тәүлеккә япты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз