Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт юлларының чисталыгы gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла
Шәһәрдә күбесенчә механик чистартуны кулланырга тырышалар.
(Әлмәт, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәттә юлларны һәм тротуарларны ничек чистартулары турында сөйләде. Бу хакта район газетасы яза.
Ул шәһәрдә күбесенчә механик чистартуны кулланырга тырышуларын әйтте. Әмма машиналар хәрәкәте көчле булган чатларда һәм аларга якын участокларда тоз катнашмаларыннан һәм махсус составлардан башка булмаганлыгын да аңлатты.
«Юлларга махсус составлар сибелмәсә, көчле бозлавык була. Шуңа күрә аларны минималь күләмдә кулланырга тырышачакбыз», — дип аңлатты ул.
Тротуарларда тоз һәм реагентлар әлегә кулланылмый. Моңа һава торышы да уңай тәэссир итә. Тик кинәт салкыннар башланса, боз барлыкка килмәсен өчен, химик чаралар кулланырга туры киләчәк. Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, быел эксперимент максатыннан гранит валчыгы да кулланылачак.
Шәһәр юлларының чистарту барышы һәм сыйфаты техникада урнаштырылган gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла. Шулай ук өстәмә визуаль контроль дә башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз