Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт юл-урам челтәрен норматив торышка китерү өчен 1,1 млрд сумнан артык акча бүленгән
2015 елда ул 480, узган ел 990 млн тәшкил итте.
(Әлмәт, 1 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Көннәрнең җылы торуы шәһәрдә алып барылучы ремонт-төзелеш эшләрен тагын да җанландырып җибәрде. Подряд оешмалары өчен ял-төн юк: объектны билгеләнгән вакытка тапшырырга кирәк. Район башлыгы белән юлларда алып барылучы ремонт барышы белән танышып йөргәндә без моны үз күзләребез белән күрдек, дип яза район газетасы.
Юллар каралмый дип әлмәтлеләргә зарланырга урын юк. Ел саен әле теге, әле бу урамда юлларны ремонтлыйлар. Быел юл-урам челтәрен норматив торышка китерү өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 1,1 миллиард сумнан артык акча бүленгән. 2015 елда ул 480, узган ел 990 млн тәшкил итте.
«Татнефть» ААҖ ярдәме белән Совет, Ленин, Тимирязев, Пушкин, Маяковский, Объездная, Базовая урамнарында да эш кайный.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин сәяхәтне Совет урамыннан башлады. Заречная урамыннан РТСка кадәр сузылган бу участокта юлны ремонтлау белән «Татнефтедор» ҖЧҖнең Әлмәттәге автоюллар идарәсе шөгыльләнә. Без килгәндә юлның аскы каты ясалган, иске бордюрлар алынган иде.
– Хәзер юл өслеге җәясебез калды. Бордюрлар өлешчә алыштырыла. Шулай ук яңгыр сулары агып төшсен өчен дә эш үткәрелде. Смета бәясе 25 млн сум тәшкил итә. Без Әлмәттә биш урам ясыйбыз. Ремонтны 20 августка кадәр тәмамлау бурычы тора, өлгерербез дип уйлыйм, – диде идарә начальнигы Рөстәм Гарифуллин.

Тимирязев һәм аннан Ленин урамына кадәрге Пушкин участогында да алар эшли булып чыкты. Монда проект буенча тагын сулар агу өчен канализация, велосипед юллары ясау, тротуарларны ремонтлау да каралган.
– Канализацияне юлларда су җыелмаслык итеп ясагыз. Әгәр проект икеләндерә икән, үзгәрешләр кертергә кирәк, проектчыларга тәкъдимнәрегезне җиткерегез, – диде Айрат Хәйруллин.
Ул шулай ук канализация коеларын транспорт хәрәкәтенә комачау итмәсен өчен юл өслегеннән чыгып тормаслык итеп ясау зарурлыгына күрсәтте. Ниһаять, быел Базовая урамына да чират җитте. Тиздән Шевченко урамыннан Объезднаяга кадәрге юл да тип-тигез булачак. Велосипедчыларга да иркенләп йөрү өчен мөмкинлек тудырыла. Урамга шулай ук яктырткычлар кую, яңгыр суларына канализация, җәяүлеләргә тротуар ясау планлаштырылган. Подряд оешмасы МУП «ГУАД» юл өслеген фрезерларга керешкән инде.
Объездная урамы бүген ябык. «СМП-Нефтегаз» АҖнең юллар идарәсе 15 июльдән эшли башлаган. Идарә начальнигы Рамил Комаров әйтүенчә, тәүлек әйләнәсе эшлиләр.
– Әлеге урамдагы юл Төзүчеләр проспектыннан алып тимер юлны чыгу урынына кадәрге арада реконструкцияләнә. Гомуми озынлык 1 км, юл киңлеге 7,5 метр. Юлны ясап бетереп, 20 августка тапшырырга тиешбез. Графиктан калышмыйбыз. Проблемалар да очрап тора. Чөнки бу сазлыклы урын. Грунт сулары чыга Шуңа күрә без өстәмәләр белән аларны да төп дренажга куша барабыз, – диде Рамил Комаров.
Юл төпкә кадәр казылган. Торбалар да китерелгән. Техника гөрелтесе бер минутка да тынып тормый.
– Бу урам транзит ролен дә үти. Юлны реконструкцияләүгә акчаны «Татнефть» бүлеп бирде. Һәр почмакка җаваплы карарга кирәк. Юл ремонтсыз-нисез берничә дистә ел хезмәт итәргә тиеш. Тулы эшләр комплексын вакытында уздырырга кирәк, – диде район башлыгы.
Сәяхәт асфальт-бетон заводында тәмамланды. Монда яңа җайланма кую белән мәшгульләр. Завод начальнигы Александр Реутов билгеләп үткәнчә, иске завод барлык таләпләрне һәм ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерми. Яңа заводта асфальтны сыйфатлырак та, күбрәк тә җитештереп булачак. Ул искесенә караганда биш тапкырга артыграк тонна асфальт чыгару куәтенә ия, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз