news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт яшьләрен «Беренче канал»да күрсәтәчәкләр

«Татнефть» компаниясенең җыелма командасы 19-21 июль көннәрендә Светлогорск шәһәрендә узган «Голосящий КиВиН – 2019» музыкаль фестивалендә катнашты.

(Әлмәт, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең «Татнефть» компаниясенең җыелма командасы 19-21 июль көннәрендә Светлогорск шәһәрендә узган «Голосящий КиВиН – 2019» музыкаль фестивалендә катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестивальдә әлмәтлеләр белән бергә 16 команда көч сынашты.

Ниһаять, без «Татнефть» компаниясенең җыелма командасы чыгышын зәңгәр экраннардан күрә алачакбыз.

«Голосящий КиВиН – 2019» музыкаль фестивален 21 нче сентябрь көнне 21.20 сәгатьтә «Беренче канал» күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot