Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт яшьләре берләште
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша.
(Әлмәт, 24 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәткә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы нәшатлылары килде. Алар район яшьләре белән очрашты, киләчәккә планнар корды, диелә район хәбәрендә.
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша. Аның республика буенча өч шәһәрдә филиаллары да бар. Шуның берсе безнең Әлмәттә. Төбәгебез күпмилләтлеләрдән санала. Районда 60 тан артык милләт гомер кичерә. Яшьләр дә күп. Калабызда әле узган ел гына эшли башлаган Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы филиалы төрле милләттән булганнарны берләштерде. Сафлар көннән-көн арта бара. Үз халкының гына түгел, башка милләтләрнең дә мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән яшьләрне берләштергән ассамблея филиалы яшьләре хисабында, оештырылуга аз вакыт үтүгә дә карамастан, байтак кына күркәм эшләр теркәлгән инде. Әлеге берләшмә лидеры Давид Степанян алар хакында сөйләде.
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе урынбасары Амриддин Камолов әлмәтлеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Казан кунагы үз чиратында төп берләшмә эшчәнлеге белән дә таныштырды, филиалларны тагын да арттырырга уйлауларын җиткерде, киләчәккә планнар, проектлар, алда торган бурычларны бәян итте.
Яшьләр үзәге фойесында «Күпйөзле Татарстан» дип исемләнгән фотопроект та куелган иде. Проектның максаты төрле милләтнең йөз чалымнары матурлыгын күрсәтүдән гыйбарәт. «Муви» форум-театры катнаш никах темасына күренеш тәкъдим итте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз