news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт яшьләре ант бирде

Бүген Әлмәтнең яшь армиячеләр исемлегендә 1 меңгә якын укучы тора.

(Әлмәт, 15 апрель↨, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшь армиячеләр саны арта бара, дип яза җирле басма.

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә аларның сафы тагын да тулыланды. Бүген Әлмәтнең яшь армиячеләр исемлегендә 1 меңгә якын укучы тора. Тантаналы шартларда узган чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, республика хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, әлмәтлеләр хезмәт иткән Самара, Ульяновск частьлары хәрбиләре, әти-әниләре һәм башкалар катнашты. Яшь армиячеләр Ватанның лаеклы гражданнары булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм башкаларны әйтеп ант бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot