news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт яшүсмерләрен каникул вакытында эш белән тәэмин итәргә планлаштыралар

Мәктәп укучыларына хезмәт түләү өчен республика бюджетыннан 1,5 миллион сум күләмендә акча бүленә.

(Әлмәт, 23 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә җәйге каникуллар вакытында 1000 яшүсмерне эшкә уртнаштырырга уйлыйлар. Бу хакта шәһәр активы катнашында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева хәбәр итте, дип яза җирле басма.

Беренче чиратта эш урыннары профилактик исәптә торган ятим балаларга һәм яшүсмерләргә, тулы булмаган, күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тәкъдим ителәчәк.

Узган ел 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 530 мәктәп укучысы шәһәрнең яшүсмерләр клубларында эшләгән. Быел исә җәйге ял вакытында эшләргә теләүчеләрне мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре идарәсенә урнаштырачаклар.

Эш режимы – 1 сәгать. Мәктәп укучыларына хезмәт түләү өчен республика бюджетыннан 1,5 миллион сум күләмендә акча бүленә. Исәпләгәндә бер ай өчен яшүсмергә 1500 сум түләнәчәк дигән сүз.

Алар мәктәпләр территорияләрен яшелләндерү, төзекләндерү һәм мәктәп алды участокларындагы эшләр белән шөгыльләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot