news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт яшүсмерләре җәйге каникулларда эшкә урнаша

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькәчә 95 балигъ булмаган баланы вакытлыча эшкә урнаштыру буенча 12 килешү теркәлде.

(Әлмәт, 11 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Җәйге каникуллар башланганнан бирле Әлмәт мәшгульлек үзәгендә укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькәчә 95 балигъ булмаган баланы вакытлыча эшкә урнаштыру буенча 12 килешү теркәлде, дип яза җирле басма.

Август аена Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе һәм «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» белән 1060 мәктәп укучысын эшкә урнаштыру буенча килешүләр төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot