news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт яшүсмерләре Бөгелмәдә аяк киеме кибетен талаган

Хәзер тикшерүчеләр җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.

(Әлмәт, 1 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт яшүсмерләре Бөгелмә шәһәрендәге бер кибет киштәсеннән биш пар аяк киеме алып чыгып киткәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

29 июльдә әлеге сәүдә ноктасының директоры полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Кибет хезмәткәрләре өч егетнең товар өчен акча түләмичә генә чыгып чабуларын күреп калган. 

Гаеплеләрнең шәхесләре ачыкланган. Алар 15 яшьлек Әлмәт яшүсмерләре булып чыккан. Егетләрне яшәү урыны буенча тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә китерәләр.

Алар үз гаепләрен таныганнар. Хәзер тикшерүчеләр җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot