news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт янында велосипедчыны бәрдергәннәр

Үсмер көйләнелми торган җәяүле кичүеннән юлны аркылы чыга торган була.

(Әлмәт, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 3 сентябрьдә 10 сәгать 45 минутта Әлмәт районында велосипедчы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза җирле басма.

Казан-Оренбург юлының 261 нче километрында "ГАЗ 330263" автомобилен йөртүче 1976 елгы шофер 2004 елгы велосипедчы малайны бәрдерә. Үсмер көйләнелми торган җәяүле кичүеннән юлны аркылы чыга торган була. Нәтиҗәдә малайны медсанчастька салалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot