news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт янында тау чаңгылары курорты ачылды

Әлмәт янында тау чаңгылары курорты ачылды

(Әлмәт, 24 декабрь, «Татар–информ», Әнвәр Маликов). Татарстанның көньяк–көнчыгышында тау чаңгылары комплекс–курорты ачылды. Аны үз хисабына «Ямашнефть» нефть—газ табу идарәсе йөзендә «Татнефть» төзеде. Комплексны ачу тантанасында Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Татнефть» агымдагы елның план–производство күрсәткечләрен генә үтәп калмый, социаль мәсьәләләрне дә уңышлы чишә. Моның ачык дәлиле – шушы күркәм комплекс. Премьер–министр тиздән Әлмәт Россия тау чаңгылары спорты өчен кадрлар әзерләү урыны булачак дигән өметен белдерде.

Әлеге уңайдан нефтьчеләргә котлау сүзләрен ТР Президенты Минтимер Шәймиев юллаган.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, комплекс массакүләм шөгыльләнүләрдән алып слалом, гигант слалом һәм яшүсмерләр арасында тизләнешле таудан төшү ярышлары буенча бөтенроссия ярышларын үткәрүгә. Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов комплексның иң озын трассаларын сынаучыларның беренчеләре булды.

Әлмәттән 10 минутлык юлда Урал тау тармакларында урнашкан комплекс өчен урын уңышлы сайланган: биредә нарат урманы да бар. Трассалар төньяк тау битендә урнашкан, бу исә, чаңгы сезонын озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Курортны инфраструктурасы бар инде: якында гына «Ямашнефть» шифаханәсе бар.

Трассаларны карландыру өчен Америкада җитештерелгән дүрт генератор алынган, ә трассалар янында махсус торбаүткәргечләр сузылган, алар ярдәмендә комплекс ноябрьдән апрельгә кадәр эшли алачак. «Татнефть» генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов тәкъдиме белән комплекстан ерак түгел гольф мәйданчыгы һәм теннис кортлары төзеләчәк.

Нефть компаниясендә комплекс татарстанлыларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен тагын бер этәргеч булачак, дип исәплиләр. Ә Россиянең туриндустрия берлеге мәгълүматларына караганда, тау чаңгылары комплексы төзү табышлы да. Алар илдә аз булу сәбәпле тау чаңгылары яратучы россиялеләрнең 80 проценты чит илгә бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot