Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт янында тагын ике җиңел машина бәрелешкән
18 көндә республика юлларында транспорт чараларына бәйле һәлакәтләр саны 210га җитте, шулар нәтиҗәсендә 302 кеше тән җәрәхәте алды, имгәнде һәм үлүчеләр – 22
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Кичә, 18 гыйнвар көнне 7.10 сәгатьтә Казан – Оренбург юлының 219 нчы чакрымында (Әлмәт турысында) 1973 елгы кеше идарә иткән «ВАЗ-21214 Нива» машинасы, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, тизлеген хәрәкәт иминлегенә туры килмәслек дәрәҗәдә арттырып каршы юл хәрәкәтенә чыккан һәм 1959 елгы зат идарә иткән «ВАЗ-2114» машинасына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, «Ундүртле» рулендәге һәм аның 1968 елгы пассажиры «Татнефть» АҖ медсанчастена озатылган, 1963 елгы пассажирына исә медицина ярдәме урында күрсәтелгән, дип хәбәр итә республиканың ЮХИДИ идарәсе.
Шулай итеп, 2010 елның беренче аенда 18 көндә республика юлларында транспорт чараларына бәйле һәлакәтләр саны 210га җитте, шулар нәтиҗәсендә 302 кеше тән җәрәхәте алды, имгәнде һәм үлүчеләр – 22.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз