Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт янында ике җиңел машина бәрелешкән
Гыйнварның 17 көнендә Татарстан юлларында 199 транспорт белән бәйле һәлакәт булган, 280 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, ә үлүчеләр – 22
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 17 гыйнвар көнне 10.48 сәгатьтә Әлмәт – Сарман юлының 16 нчы чакрымында 1978 елгы хатын-кыз идарә иткән «Шевроле Лацетти» автомобиле, алдан алынган мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмау сәбәпле, каршы юлга чыгып, 1955 елгы зат идарә иткән «Киа Спектра» машинасына бәрелгән. «Киа»ның 1955 елгы һәм «Шевроле»ның 1954 елгы пассажирлары, төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре белән, «Татнефть» АҖ медсанчастена озатылган, дип хәр итә республиканың ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге.
Гыйнварның 17 көнендә Татарстан юлларында 199 транспорт белән бәйле һәлакәт булган, 280 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, ә үлүчеләр – 22.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз