news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт янында «Газель» машинасы «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән

Авария бүген көндез Югары Мактама борылышында булган.

Әлмәт янында «Газель» машинасы «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән
очевидцы

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). «Газель» йөк машинасы Әлмәт янында «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән, «Газель» йөртүчесе җәрәхәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Бүген көндез Югары Мактама борылышы янында «ГАЗель» йөк машинасы «КАМАЗ» автоцистернасының арткы өлешенә килеп бәрелә.

«Газель» машинасын йөртүчесе томан аркасында автоцистернаны күреп өлгермәгәндер һәм вакытында тормозга басып өлгермәгәндер», – дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Йөк машинасы руле артында булган егет төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot