Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт янәшәсендәге территория уникаль табигатькә зыян салмыйча үзләштереләчәк
Әлмәт шәһәре янындагы территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурс старт алды.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәт янындагы Зәй тугае буендагы җирләр — җәмгысы 1700 га җир биредәге бай үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян салмыйча гына үзләштереләчәк. «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар территориянең үсеш мастер-планын төзү буенча халыкара конкурсны ачык дип игълан иттеләр.
Әлмәт шәһәре янындагы территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурс старт алды. Ул быелның 27 ноябреннән 2020 елның 23 апреленә кадәр үткәреләчәк. Конкурсның приз фонды — 14,5 миллион сум. Конкурсның инициаторы — Әлмәт шәһәре администрациясе һәм «Татнефть» җәмгыяте. Конкурс Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт халкы өчен иҗтимагый киңлекләрнең әһәмияте арта барганын билгеләп узды. «Әлмәттә шәһәр биләмәләрен уңайлы итү буенча шактый эш башкарылды. Шәһәр халкы һәм кунаклар ял итү урыннарына яратып килә. Шәһәр янында әле кагылмаган зур территория ята. Әлегә ул шәһәр тормышында роль уйнамый», — ди Тимур Нагуманов.
«Бу территория шәһәр янәшәсендә икән — нишләп аны комплекслы итеп үзләштермәскә. Без аны табигый үзенчәлекләрен саклаган хәлдә шәһәрнең бер өлеше итеп күрәбез. Анда урман да, сусаклагыч та, тугайлар да бар. Бу җирләрне үзләштергәндә, башка кыйммәтләр югалмасын иде — иң мөһиме шул», - диде ул.
Әлмәт шәһәре янындагы территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурсны оештыручыларның берсе булган «Татнефть» оешмасының генераль директор урынбасары Николай Глазков әлеге территорияне яхшырак күзаллау өчен быел Дала Зәе елгасы буйлап агып төшүләрен сөйләде.
«Без Зәй елгасының халәтен аңларга теләдек, ул яхшы хәлдә. Анда чиста суда гына яши ала торган кондызлар яши, ләкләкләр оя кора. Без бу җирләргә карап сокландык, аны тагын да яхшыртырга телибез», — диде Николай Глазков. Әлмәт шәһәре янәшәсендәге территориянең үсеш мастер-планы конкурсының приз фонды 14,5 миллион сумны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз