Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт йөзүчесе республика чемпионатында җиңгән
Өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча 14 спортчыдан торган Әлмәт командасы 8 медаль яулады.
(Әлмәт, 13 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5-7 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды. Өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча 14 спортчыдан торган Әлмәт командасы 8 медаль яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ярышларда бөтен республикадан килгән 300 гә якын кеше катнашты.
Эдуард Вәлиәхмәтов 400 м, 200 метрга комплекслы йөзү, 100 метрга брасс һәм баттерфляй стилендә йөзү буенча республиканың абсолют чемпионы, ә 50 метр брасс дистанциясе буенча көмеш призер булды.

Владислав Акишин исә 200 метрга баттерфляй, 200 метрга комплекслы йөзү, 400 метрга комплекслы йөзү дистанцияләрендә бронза медаль яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз