Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт йөзүчеләре округ чемпионаты һәм беренчелегеннән җиңү белән кайтты
Эдуард шаккатырды һәм әлмәтлеләрне горурландырды.
(Әлмәт, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәтлеләр йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелегеннән җиңү белән кайтты, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Пензада үткән ярышларда 620 йөзүче (1999-2001 елгы малайлар һәм 2001-2003 елгы кызлар) катнашты. Әлмәт данын олимпия резервы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче 6 үсмер яклады. Көрәш кискен барды. Якташыбыз Эдуард Вәлиәхмәтов чемпионатта 400 метр арада беренче, 200 метрда өченче урын яулады. Ул беренчелектә дә 50, 200 һәм 400 метрлы дистанцияләрдә 3 тапкыр иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Моннан тыш, 100 метрга төрлечә йөзүдә 2 нче һәм 3 нче урыннарны алды. Нәтиҗәдә, Әлмәтле Эдуард Россия беренчелеге һәм чемпионатында катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз