Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт йөзүчеләре Идел буе федераль округы чемпионатында җиңүгә иреште
Гомуми команда зачетында Татарстан Республикасы командасы бүләкләр саны буенча беренче урынны алды.
(Әлмәт, 5 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26 февральдән алып 1 мартка кадәр Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Әлмәт йөзүчеләре Идел буе федераль округы чемпионатында җиңүгә иреште. бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ярышларда 670 спортчы катнашты. Гомуми команда зачетында Татарстан Республикасы командасы бүләкләр саны буенча беренче урынны алды.
Республика командасы составына Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары булган Эдуард Вәлиәхмәтов, Владислав Акишин, Роман Яковлев, Егор Силачев керде. Әлмәт йөзүчеләре бу ярышлардан яхшы нәтиҗәләр белән кайтты.
Эдуард Вәлиәхмәтов 400 метрга комплекслы йөзү буенча 1 нче һәм 200 метрга комплекслы йөзү буенча 2 нче урынны яулады. Владислав Акишин 400 метрга комплекслы йөзү буенча 2 нче һәм 200 комплекслы йөзү буенча 3 нче урынга ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз