Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт волонтерлары песине коткарган
Бичара песи балконда 4 көн кунган.
(Әлмәт, 20 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Йортсыз калган хайваннарга ярдәм итүче «Путь домой» фондына Әлмәтнең Ленин урамында яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, дип яза җирле басма.
Ул хәбәр иткәнчә, бер фатирның балконында инде ничә көн песи мияулый. Күршеләр фатир хуҗасын таба алмаганнар. Волонтерлар сөйләве буенча әлеге фатирда инде күптән берсе дә яшәми. Күршеләр хәбәр иткәнчә, бичара песи балконда 4 көн кунган.
Коткаручылар реклама щитларын һәм баннерларны урнаштыру белән шөгыльләнүче оешмаларга мөрәҗәгать иткәннәр. Шундый оешманың бер вәкиле балконга күтәрелү өчен махсус җайланма табарга булышкан. Песине чыгарганнар һәм ветклиникага озатканнар. Бу яңалыкны интернет челтәренә урнаштыргач, аның хуҗасы табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз