news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт ветераннары велосипед сезонын ябарга җыелды

Әлмәттә 5 меңнән артык ветеран велосипедта йөри.

(Әлмәт, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәт шәһәрендә ветераннар өчен 7 клуб эшли. «Тәгәрмәч» дигәне үзенә велосипед сөючеләрне туплаган. РФ Президенты грантын отып, 400 мең сумга велосипедлар алынган иде. Район башлыгы да саллы өлеш чыгарды. 30 велосипед клубларга да өләшенде, дип яза җирле басма.

«Тәгәрмәч» клубына 17 велосипед куелган. Шулай ук Иске Әлмәттәге һәм «Зәңгәр күл»дәге клублар да велосипед белән тәэмин ителде. Кыскасы, шәһәрнең төрле почмакларында яшәүчеләргә мөмкинлекләр тудырылды. Пенсионерлар өчен һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрне бушлай прокат эшләде.

Өлкәннәр быелгы велосипед сезонын рәсми рәвештә ябу өчен стадионга җыелды. Алар башта музыкаль флешмоб уздырды, физик күнегүләр ясады һәм Шарлавыклы буалар буенча велосипедта әйләнде. Әмма сезон ябылу прокат ябылу дигән сүз түгел әле. Прокат нокталары ноябрь азагына кадәр эшләячәк.

Әлмәттә 5 меңнән артык ветеран велосипедта йөри. 

news_right_1
news_right_2
news_bot