Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт ветераннары хоккей турнирында бронза медаль алып кайтты
Сергей Мордвинцев турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.
(Әлмәт, 13 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 11-12 май көннәрендә “Баско” боз сараенда ветеран командалары арасында Җиңү көненә багышланган традицион хоккей турниры узды. Әлмәтлеләр бары “Казан ветераннары " һәм “Салават Юлаев” командаларына гына оттырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Турнирда Казан, Әлмәт, Лениногорск һәм Уфа шәһәрләреннән килгән биш команда көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең “Спутник” ветераннар командасы Казанның “Автомобилист” һәм Лениногорскның “Нефтяник” командаларын артта калдырып 3 нче урынны алды.
Безнең команда составында “Нефтяник” командасы начальнигы Игорь Фадеев, “Нефтяник” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Мордвинцев, “Нефтяник” хоккей клубы администраторы Константин Колосов чыгыш ясады.
Сергей Мордвинцев турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз