news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт урамнарында һәм бина стеналарында гадәти булмаган сәнгать объектлары куелачак

Озакламый бу урында Павел Игнатьевның "Бу кап-кара урманда..." (Габдулла Тукай, 1970) урам скульптурасы урнаштырылачак.

(Әлмәт, 19 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Ленин урамы, 32 нче йорт каршындагы велоюлда серле тартмачык пәйда булды. Эчендә нәрсә икәнен беләсегез киләме? Кечкенә тәрәзәсенә күз салыгыз - әкияти күренеш сезне гаҗәпләндерәчәк, дип яза җирле басма.

Озакламый бу урында Павел Игнатьевның "Бу кап-кара урманда..." (Габдулла Тукай, 1970) урам скульптурасы урнаштырылачак.

Ул "Алтын алмалар турындагы әкият" арт-программасының бер объекты булып тора. Әлеге программа кысаларында 5 ел эчендә Әлмәт урамнарында һәм бина стеналарында гадәти булмаган сәнгать объектлары барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot