news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт урамнарында кыш көне дә концерт күрсәтәләр

Паркта бу көнне Яңа ел чыршысын ачу тантанасы да булды.

(Әлмәт, 19 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәт урамнарында кыш көне дә концерт күрсәтәләрКояшлы, җылы көннәр артта калса да, «Мәдәни мохит» проекты безгә онытылмас мизгелләр бүләк итүен дәвам итә. Шәһәр паркында ул үзенең кышкы сезонын ачып җибәрде, дип яза җирле басма.

«Мәдәни мохит» суыктан курыкмый һәм һәркемне шимбә бергә күңелле итеп үткәрергә чакыра. Шәһәр паркында беренче кышкы мәдәни мохит чарасында катнашырга күп кеше җыелган иде. Салкын җил хәтта яшь балалы гаиләләрне дә өркетмәгән. Балаларның хореография коллективлары флешмобы белән башланган чара һәркемне үз дулкынына алып керде. Урам театры артистлары белән фотога төшәргә берара чират хасил булды. Шоу-программа да урамда кыш икәнлеген искә алып төзелгән иде.

Халык хорлары да җырларын белеп сайлаган – дәртле, биетә, сикертә, суык бабайның үзен шүрләтә торганын. Ә балалар шоуменнар белән рәхәтләнеп уйнады. Аларга төрле уеннар, бәйгеләр оештырылган иде.

Кышкы мәдәни мохитны Нәүрүз җиткәнче һәр шимбә шәһәрнең 6 урынында тудыру планлаштырылган. Алар халыкның күмәк күңел ачуы, хәрәкәтчән уеннар рәвешендә барачак.
Паркта бу көнне Яңа ел чыршысын ачу тантанасы да булды. Яраткан ял итү урыныбыз төрле төстәге утларга күмелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot