news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт урамнарында хаталар

Газинур Гафиятуллин Гафиатуллинага әйләнгән

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт урамнары буенча йөргәндә, нинди генә урам исемнәренә юлыйкмыйсың.

Хаталы алтакталар да бар, русчасы ничек – татарчасын да шулай язып куелганнары очрый. Батыр каһарманыбыз Газинур Гафиятуллин Гафиатуллинага әйләнгән. Муса Җәлил һәм башка бөек шәхесләребез өчен дә күңел әрни.

Әлбәттә, зур үсешкә ия булган каланы мондый күренешләр бизәми. Тәртип урнаштыру юнәлешенңдә чират мондый алтакталарны алмаштыруга да килеп җитәр дип ышанабыз, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100