Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт урамнарына экологик мәгълүмати экран куелачак
Алар шәһәр халыкка әйләнә-тирә мохит торышы турында мәгълүмат бирәчәк.
(Әлмәт, 6 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Татнефть" ААҖ Әлмәттә экологик мәгълүмати экран урнаштырачак. Заманча LED панельләре шәһәрнең төрле районнарында барлыкка киләчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Алар шәһәр халыкка әйләнә-тирә мохит торышы турында мәгълүмат бирәчәк. Атмосфера һавасының үрнәк нәтиҗәләре бер стационар һәм ике күчмә лабораториядән алыначак.
Шәһәр халкы атмосферада пычрак матдәләрнең (күкертле водород, азот оксиды, метан, углеводородлар, сөрем газы катнашмалары) концентрациясе турында белә алачак. Онлайн-режимда мониторлар экологик мониторинг нәтиҗәләрен һәм һава температурасы, җил юнәлешен һәм көчен, атмосфера басымын һәм дымлылыкны трансляцияләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз