news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт урамнарын яктырту өчен 5 млн сум акча бүлеп бирелә

Тендер Россия Федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән.

(Әлмәт, 23 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының муниципаль бюджеты урамнарны яктырту челтәрләрен тәэмин итүгә һәм аларны эксплуатацияләүгә 5 млн сум акча бүлеп бирә, дип яза җирле басма.

Заказ бәясенә урам яктырткычларының патрон һәм лампаларын алыштыру, автомат өзгечләрне ремонтлау, зыят күргән тимерчыбыкларны алыштыру һәм башкалар керә. Тендер Россия Федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән.

Аукцион 3 сентябрьдә уздырылачак. Башкарыласы эшләр 31 декабрьгә кадәр төгәлләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot