news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт урамнары, кешеләр күпләп ял итә торган урыннар буйлап күчмә вело-кафе йөри башлады

Әлмәттә вело-кафе пляжга килеп җитте.

(Әлмәт, 10 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел Әлмәт урамнары, кешеләр күпләп ял итә торган урыннар буйлап күчмә вело-кафе йөри башлады, дип яза җирел басма.

Бүген ул триатлон ярышларын карарга килүчеләрне һәм катнашучыларны тәмле каһвә, эчемлекләре һәм башка ризыклары белән сөендерде. Чын кофе бөртекләреннән торган эспрессо, американо, капучино һәм башка төрле каһвә һәркемнең күңеленә хуш килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot