news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укытучысы 1 млн сум грантка ия булды

Аның “Замана экологиясе” дип исемләнгән мәкаләсе “Экология” номинациясендә җиңү яулады.

(Әлмәт, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәбе 1 миллион сум күләмендәге грантка лаек булды, дип яза җирле басма.

– 60 мәктәп арасында без җиңү яуладык. Бу грантның авторы - мин. Әлеге акчалар укучылар өчен цифрлы лаборатория оештыруга юнәләчәк, - дип белдерде өстәмә белем бирү укытучысы.

Резеда Шәрипова “Мәгариф” журналы һәм “Татнефть” компаниясе тарафыннан оештырылган “Яшел бишек” бәйгесендә беренче урын алды. Аның “Замана экологиясе” дип исемләнгән мәкаләсе “Экология” номинациясендә җиңү яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot