news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучысы түрәләргә социаль челтәрләрдә булу стратегиясе турында сөйләде

Регина Сәйфуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча чыгыш ясады.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Әлмәттән килгән мәктәп укучысы Регина Сәйфуллина түрәләргә социаль челтәрләрдә булу стратегиясен ничек эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәклеге турында сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Регина Сәйфуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча чыгыш ясады. Президенты исә аның эшчәнлеге белән «Эшкуарлар фабрикасы» проекты кысаларында танышкан булган.

Регина Сәйфуллина 2019 елда үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә һәм проектлар санын арттырырга, шулай ук укыту юнәлеше белән дә шөгыльләнергә ниятли. Ул дәүләт хезмәткәрләренә аккаунтларын алга сөрүдә һәм җәмгыятьне борчуган мәсьәләләрне хәл итүдә үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу халык белән араны якынайтачак, хакимияткә ышанычны арттырачак.

Уңай мисал итеп ул Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов аккаунтын китерде. Моннан тыш, Регина Сәйфуллина Рөстәм Миңнехановның чыгышларының берсендәге сүзләрен искә төшерде: «Социаль челтәрләрдә була белергә кирәк».

Татарстан Президенты социаль челтәрләрдә булу буенча консультацияләр алу өчен Genius Mind коммуникация агентлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Агентлык компанияләрне алга җибәрү стратегиясен эшли, социаль челтәрләрдә профильләр дизайнын бизи, аккаунтлар алып бара, фикерләр лидерлары, блогерлар белән очраша, таргетлаштырылган рекламаларны җайга сала.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot