news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт укучысы Мәскәүнең "ПатриУм-2019" сәләтле балалар мәктәбендә катнашты

Ул "Раштуа җырларын тәрҗемә итү" бәйгесендә җиңде.

(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 10 сыйныф укучысы Татьяна Саблина Мәскәүдә узган сәләтле балалар өчен "ПатриУм-2019" җәйге мәктәбендә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"ПатриУм-2019" җәйге мәктәбендә Россиянең 36 төбәгеннән килгән 100 актив һәм талантлы мәктәп укучысы катнашкан. Алар барысы да - "Сәләтле балалар" порталы бәйгеләрендә җиңүчеләр. Әлмәт шәһәренең 24 нче мәктәбе укучысы Татьяна Саблина "Раштуа җырларын тәрҗемә итү" бәйгесендә җиңде.

Мәктәпнең белем бирү программасына шулай ук интерактив дәресләр һәм мастер-класслар кергән. Ә мәдәни программа исә үз эченә Мәскәү буйлап экскурсияләрне алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100