news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучысы “Дети России” халыкара фестивалендә гран-при яулаган

Тимур Мусин "Голос" проектында да катнашкан иде.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәтнең 1 нче гимназия укучысы Тимур Мусин Гран-При Белорусиянең Минск шәһәрендә узган “Дети России” халыкара фестивалендә гран-при яулаган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

Мәртәбәле бәйге ике этапта узган. Беренчесендә әлмәтле “Дельфин” җырын башкарса, икенче этапта испан телендәге бер җыры белән жюрины таң калдырган.

Исегезгә төшерәбез: Тимур Мусин районда гына түгел, ә “Голос” проектында катнашып, бөтен илгә танылырга өлгерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot