Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт укучыларын гаилә кыйммәтләре белән таныштырдылар
Очрашу яшүсмерләрдә гаилә кыйммәтләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылган иде.
(Әлмәт, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары" ). "Татарстан - тормыш өчен" бала тууга ярдәм итү региональ программасы кысаларында 9 апрельдә 25 нче мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Очрашу яшүсмерләрдә гаилә кыйммәтләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылган иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Аны "Умиление" аналарны яклау үзәгенең Әлмәт филиалы психологы Зинаида Макарова һәм Әлмәт хатын-кызлар консультациясе терапевты Регина Алтынбаева үткәрде. Лекциядә 150 гә якын 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Бу көнне табибә укучыларга әхлакый һәм гаилә кыйммәтләр турында сөйләде, физик һәм психологик сәламәтлекне саклауның мөһим булуын билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз