news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучылары Удмуртия министрлыгы бүләгенә лаек булды

“Рус теле” секциясендә 8 а сыйныфы укучылары Регина Шәйхуллова 2нче, Азат Хәсәншин 3нче урын яуладылар.

(Әлмәт, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ижевск шәһәрендә үткән “Телләр һәм мәдәниятләрнең заманча палитрасы: яшьләр карашы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясенә Әлмәтнең 4 нче мәктәбе укучылары да барды, дип яза район матбугаты.

“Рус теле” секциясендә 8 а сыйныфы укучылары Регина Шәйхуллова 2нче, Азат Хәсәншин 3нче урын яуладылар. Алар Удмуртия республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр. Укытучылары Р.Т.Дмитриевага да министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot