Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт укучылары Пицундада узган Халыкара фестивальдән җиңеп кайтты
Яшьләр хореография, вокал, театраль иҗат, модалар театры, рәсем сәнгате, инструменталь иҗат номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте.
(Әлмәт, 18 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Пицунда шәһәрендә булып узган III «Южная сказка» Халыкара фестиваль-бәйгесендә Әлмәтнең 1 нче лицей-интернатның «Зилант» фольклор ансамбле «Инструменталь иҗат» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булып танылды, дип яза җирле басма.
Биредә Россия һәм якын чит илләрнең 17 шәһәреннән килгән 600 гә якын конкурсант чыгыш ясады. Яшьләр хореография, вокал, театраль иҗат, модалар театры, рәсем сәнгате, инструменталь иҗат номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте. Шулай ук алар өчен Гагра, Сухуми, Яңа Афон шәһәрләре, Рица күле, Яңа Афон мәгарәләре буенча экскурсияләр дә оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз