Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт укучылары мультфильм төшерүдә катнаша
Бу елның темасы булып республиканың сәнәгать һәм тарихи-мәдәни үсеше тора.
(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт укучылары анимацион мультфильмны барлыкка китерүдә катнаша алдылар. Анимация студиясе хезмәткәрләре 12 нче мәктәп укучылары, шулай ук сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен патриотизм дәресе һәм анимацияләр буенча мастер-класс үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Татармультфильм" берләшмәсе "Татарстан гасыры-3" милли анимацион фильмын төшерү эшен дәвам итә. Әлеге проект Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышлана. Тиздән Татарстан укучылары төшерергә ярдәм иткән берничә мультфильм дөнья күрәчәк.
Бу елның темасы булып республиканың сәнәгать һәм тарихи-мәдәни үсеше тора. Шул максаттан "Татармультфильм" берләшмәсе рәссам-аниматорларының иҗат төркемнәре республика районнары һәм шәһәрләре буенча үзенчәлекле белем бирү турын үткәрә.
- Балалар булачак анимацион мультфильмны ясауда турыдантуры катнаша. Мультфильмны ясау барышында балалар фантазиясе белән туган персонажлар, декорацияләр кулланылачак, дип аңлатып үтте "Татармультфильм" студиясенең рәссам-аниматоры Захар Мигунов.
Без нефть төбәге башкаласында яшәгәнлектән балалар иҗат җимешләренең күбесендә диярлек нефть cәнәгате тематикасы чагылыш тапты. Аларында шәһәрнең ял итү урыннарын да сурәтләгәннәре бар иде.
Барлык эшләр дә Казанга, "Татармультфильм" студиясенә җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз