news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучылары ирекле көрәш буенча республика беренчелегеннән 12 медаль алып кайтты

Ярышлар 2020 елгы Х Спартакиадасы кысаларында 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында узды.

Әлмәт укучылары ирекле көрәш буенча республика беренчелегеннән 12 медаль алып кайтты
almet-rt.ru

(Әлмәт, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 24-26 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы укучыларының ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт спортчылар Әлмәткә дүрт алтын, алты көмеш һәм алты бронза медаль алып кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышлар 2020 елгы Х Спартакиадасы кысаларында 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында узды. Бу ярышларда республиканың Алабуга, Әлмәт, Алексеевск, Казан, Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы, Тукай районы, Зәй, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Тәтеш, Байлар Сабасы һәм Питрәч районнарыннан килгән спортчылар катнашты.

Әлмәт шәһәре командасын Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 26 укучысы яклады.

Кызларның ирекле көрәш буенча мәктәп тренерлары — Э.Нәфисуллина, егетләрнең ирекле көрәш буенча мәктәп тренерлары А.Галиев.






news_right_1
news_right_2
news_bot