news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучылары Һиндстаннан җиңү белән кайткан

Анда 16-21 ноябрьдә QUANTA табигать фәннәре буенча XXII халыкара олимпиада булып узды.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәттәге 1 нче лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Һиндстаннан зур казанышлар белән кайтты. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

Биредә 16-21 ноябрьдә QUANTA табигать фәннәре буенча XXII халыкара олимпиада булып узды. Ул математика, табигать фәннәре, логика, робототехника, көймә модельләштерү һәм фәнни дебатларны үз эченә ала. Нәтиҗәдә Шакир Мөхәммәтҗанов «Терроризмны фәкать фән генә коткарачак» темасына фәнни дебатта призер булып танылды. Альберт Хуззятов белән Ильяс Мамайосыпов көймә модельләштерү буенча финалга кадәр барып җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot