Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт укучылары Һиндстанда яңа рекорд куйды
Биредә Әлмәтнең 1 нче лицей-интернаты командасы да уңышлы чыгыш ясады.
(Әлмәт, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт укучылары Һиндстанда үтә торган QUANTA табигать фәннәре буенча халыкара олимпиадасы җиңүчеләре булдылар. Бу турыда җирле басма яза.
Чара ел саен Лакхнау шәһәрендә урнашкан Сity Montessory School базасында үтә. Быел олимпиадада җир шарының 55 иленнән килгән 150 команда катнашты.
Биредә Әлмәтнең 1 нче лицей-интернаты командасы да уңышлы чыгыш ясады. Алар бу олимпиадага әзерлекне уку елы башында ук башлаган булганнар.
«Кулдан ясалган катер узышы» компетенциясендә «алтын» хуҗалары Камил Гарипов һәм Камил Гарифуллин була. Аларның көймәсе 16,28 секунд эчендә 25 метрга кадәр йөзеп (кеше катнашыннан башка) яңа рекорд куйды.
«Кулдан ясалган робот узышлары» компетенциясендә «бронза» ны Радик Гарипов һәм Риназ Закиров алды. Әлмәт роботлары каршылыклар полосасының ике этабын да уңышлы үтте.
«Музыкаль номер» компетенциясендәге «алтын» әлмәтлеләргә командалы башкарып чыгу өчен бирелә. Алар һиндстанлыларга татар халык биюен бүләк итте һәм милли музыка коралларында да уйнап күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз