news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт укучылары 50 шәр мең сум акча откан

Мондый бәхет барлыгы 10 укучыга елмайган.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Әлмәттә бу елның апрелендә генә старт алган “Дай 5” проектына йомгак ясап, иң җитез, акыллы һәм креатив идеялы мәктәп укучыларына сертификатлар тапшырылган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

500 мең сум күләмендәге фондны Айрат Хәйруллин идеясы белән булдырганнар иде. 5000 укучы катнашында башланып киткән бу проектта хәзер инде нибары берничә дистә генә кеше калган. Алар үз стартапларын инде гамәлгә ашырып, беренче табышларын да эшли башлаган яшьләр. Алар арасында “Татарча” дигән уникаль проект булдырган Эмиль Гафиятуллин да бар, мәсәлән.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗады үзәгендә узган тантанага район башлыгы үзе дә килде. Ул укучыларга алга таба да уңышлар теләп, әлеге онлайн мәктәпнең эшчәнлеген киләсе елларга тагын да киңәйтәчәкләрен җиткерде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot