Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт укучылар ноутбук алу өчен тотылган батарейка җыя
Җыелган батарейкалар “Мегаполисресурс” заводында эшкәртеләчәк.
(Әлмәт, 21 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәктәпләрендә кулланылган батарейкалар җыю буенча бәйге тәмамланып килә. Иң күп батарейка җыйган мәктәп ноутбук белән бүләкләнәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шәһәрдә әлеге акцияне Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, “Дюрасел Раша”, Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча “Гринта” җәмгыятенең төбәк операторы оештыра.
Ике ай дәвамында мәктәп укучылары батарейкаларны "Дюрасел Раша" компаниясе тарафыннан куелган махсус контейнерларга җыйган. Җыелган батарейкалар “Мегаполисресурс” заводында эшкәртеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз