news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт турысындагы һәлакәттә 2 кеше үлгән

Тагын берсе хастаханәгә китерелгән

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Кичә сәгать кичке 8 тулганда Казан – Оренбург юлының 267 нче чакрымында, Әлмәт турысында, “Лэнд Ровер” машинасы белән идарә иткән 1983 елгы кеше, фаразланганча, тизлеген арттырып, алдында барган “Опель Зафира”га бәрдергән.

Нәтиҗәдә, “Опель” рулендагы 1957 елгы кеше һәм ир затыннан булган “Лэнд Ровер” пассажирының шунда гомерләре өзелгән, ә “Опель”нең 1954 елгы хатын-кыз пассажиры “Татнефть” АҖ медсанчастена озатылган, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100