news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт тхэквондочылары республика чемпионатында җиңгән

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда тхеквандо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

(Әлмәт, 2 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 31 март көнне Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда тхеквандо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Әлмәт спортылары ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча икенче урынга бергә бер көрәшендә Риналь Исламов, хьенг бүлеге буенча Марсель Хаҗиев, хьенг һәм бергә бер көрәше (стоп-балл) буенча Александра Титова ия булды. Ә Артемий Матросов бергә бер көрәшендә өченче урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot